Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Вахитов районында сәүдә павильоны янган

Бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше янгынны сүндергән мизгелне видеога төшереп алган.

Казанның Вахитов районында сәүдә павильоны янган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше янгынны сүндергән мизгелне видеога төшереп алган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре утны тиз арада сүндергән, янгында беркем дә зыян күрмәгән. Социаль челтәрләрдә язуларынча, янгын электр үткәргечендәге төзексезлек аркасында чыккан. Хәзерге вакытта әлеге мәгълүматка төгәллек кертелә.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев