Казанның Яңа Савин районында җир убылган
Гадәттән тыш хәл Әмирхан проспекты һәм Четаев урамы чатында булган.
Казанның Яңа Савин районында җир убылган, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына бу хәлне үз күзләре белән күргән кеше.
Гадәттән тыш хәл Әмирхан проспекты һәм Четаев урамы чатында булган.
Шуның нәтиҗәсендә, Миллениум күпере ягыннан Четаев урамына таба борылган урында «бөке» хасил булган.
Фото: Ильдар Закиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев