Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанның Зорге урамында автобус 82 яшьлек әбине бәрдергән

Өлкән яшьтәге хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә һәлак булган.

Казанда 18нче пассажир автобусы 82 яшьлек әбине бәрдергән, дип хәбәр итә Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе.

Авария Рихард Зорге урамындагы 11б йорты каршында килеп чыккан.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, автобус белән идарә иткән 37 яшьлек ир-ат иң элек тиешле булмаган урында юл аркылы чыгып барган җәяүлене таптаткан. Аннары парковкадан чыгып килүче «Хендэ» автомобиле белән бәрелешкән һәм тимер койманы җимергән.

Авария нәтиҗәсендә, өлкән яшьтәге хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә һәлак булган.

Фото: https://pixabay.com | geralt

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев