Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казансу буендагы ресторанда янгын чыккан

Түбән Заречье дамбасындагы бинада 170 квадрат метр мәйданны янгын чолгап алган.

Башкалада Киров районында Казансу өстендәге “Круиз” ресторанында янгын чыккан. Әлеге хәл узган төндә булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Төнге сәгать икеләр тирәсендә Түбән Заречье дамбасындагы ресторан беседкасы яна башлаган. Янгын 170 квадрат метр мәйданны чолгап алган. Янгын сүндерүчеләр илле минутта янгынны сүндергән. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев