Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кемерово өлкәсендә өч көнлек матәм игълан ителде

Якшәмбе, 25 март көнне әлеге комплексның өске катларында коточкыч янгын чыкты.

Кемерово өлкәсендә, “Зимняя вишня” сәүдә комплексында фаҗига булу сәбәпле, өч көнлек матәм игълан ителде, дип хәбәр итә РИА “Новости”.

Алдан “Татар-информ” Кемерово өлкәсендә “Кышкы чия” сәүдә комплексында чыккан янгында кимендә 64 кеше һәлак булуын, аларның күбесе балалар икәнлеген хәбәр иткән иде. Тагын 44 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Кемерово өлкәсе губернаторы 27, 28 һәм 29 март көннәрен төбәктә матәм көннәре итеп игълан итте. Дәүләт учреждениеләрендә әләмнәр төшереләчәк, мәдәни-күңел ачу чаралары булмаячак.

Фото: соцсети

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев