Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

КФУ укытучысын кыйнау факты буенча җинаять эше судта каралды

27 яшьлек Павел Андреев укытучының сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә шикләнелә.

Бүген Казанның Вахитов районы судында КФУның 55 яшьлек физкультура укытучысы Александр Беловны кыйнау факты буенча җинаять эше каралды.

Зыян күрүче суд утырышында үзенә ничек һөҗүм итүләрен сөйләде. Александр Белов 16 августка каршы төндә Кырымнан Казанга кайткан. Төн уртасында поездан төшеп, Һади Такташ урамында урнашкан йортына кадәр җәяү кайтырга уйлый.

“Уң як Болак урамыннан кайтканда караңгыда каршыма ике кыз килеп чыкты. Тротуар тар булу сәбәпле, бер кыз белән җилкәләребез бәрелеште. Берни дә абайларга өлгермәдем, кемдер мине үзенә таба борды һәм көчле итеп сукты. Шундый көчле итеп сукты: аркама егылдым, сулый алмадым. Башымны күтәреп карадым. Минем каршымда спортсмен гәүдәле егет басып тора иде ”, - дип сөйли Александр Белов.

Бу егет – Павел Андреев. Ул укытучыны кызына бәйләнүдә гаепли. Белов кызларга тимәвен, тыныч кына үтеп баруын аңлата. Андреев сүгенә, битенә суга, үтерү белән яный. Белов ятып торганда кызлар аны телефонга төшерә. Андреев Беловны: “Сезгә авырмы әллә? Бәлки ашыгыч ярдәм чакырырга кирәктер?” – дип мыскыллый. Кызлар аңа эскәмиягә утырырга булыша, ашыгыч ярдәм чакырудан укытучы баш тарта.

Аңына килгәч, Белов җәяү кайта алмаячагын аңлап, укучысына шалтырата. Ул килеп, укытучыны травмпунктка алып килә. Җитди тән җәрәхәтләре табылмый. Табиб Беловны өенә кайтарып җибәрә. Әмма аның хәле җиңеләйми. Ике көннән соң укытучы табибка мөрәҗәгать итә. Аның ике кабыргасы сынганы билгеле була, Беловка ашыгыч рәвештә операция ясыйлар.

Белов полициягә гариза яза. “Җинаять эше ачылып, ике ай үткәнче Павел Андреевтан бернинди дә хәбәр булмады. Ике ай үткәч, ул миңа акча тәкъдим итте. Мин баш тарттым һәм бу эшне судта ахырына кадәр җиткерергә булдым”,- ди ул.

Суд барышында зыян күрүче Александр Беловның бик эмоциональ кеше булуы ачыкланды. Адвокат һәм прокурорның сорауларына җавап биреп, үзенә ничек һөҗүм итүләрен сөйләп бетергәч, ул елап җибәрде.

Гаепләнүче Павел Андреев үз гаебен өлешчә генә таный. “Үземне күпмедер дәрәҗәдә гаепле дип саныйм. Тик мин моны алдан уйлап, кешегә зыян китерәм дип эшләмәдем. Бу ялгыш килеп чыкты”, - ди ул. Андреевның адвокаты Александр Коган егетнең йөргән кызын яклавын әйтте.

Җинаятьэше алдагы утырышларында каралачак.

 

Фото: Елена Саляхова

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X