КОМИДА КЫШ БАБАЙ РЕЗИДЕНЦИЯСЕННӘН КАЙТЫП БАРУЧЫ 49 ТУРИСТ БУЛГАН АВТОБУС КАПЛАНГАН, ТАТАРСТАННАН СИГЕЗ КЕШЕ КАЗА КҮРГӘН
Унике пассажир, шул исәптән дүрт бала, сырхауханәгә озатыла.
Автобуста Казаннан сигез кеше булган дип хәбәр итә "Татар-информ". Алар арасында балигъ булмаган үсмер дә була, бәхеткә, ул зыян күрми диярлек - аңа амбулатор ярдәм күрсәтелә.
Коми ГИБДД идарәсе ТАСС агентлыгына экскурсия автобусы йөртүчесенең быел биш тапкыр административ хокук бозу өчен җавапка тартылуын әйтә.
ГИБДД фаразы буенча, авариядә автобус йөртүче гаепле. Ул тизлекне арттырган һәм идарәне югалтып, юл читенә чыгып ауган дип фаразлана. Юл бозлавыкка каршы реагентлар белән эшкәртелгән булган.
Авария Коминың Сысольск районында, Куратово-Широкий Прилук юлында була. Мерседес автобусы Бөек Устюг - Чабаксар - Казан - Пермь маршруты буенча хәрәкәт иткән.
«Коминформ» агентлыгы туристларның нинди тән җәрәхәтләре алуы турында яза.
Каза күрүчеләрнең берсенең дә гомеренә куркыныч янамый диелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев