Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Краснодардан фура йөртүче Татарстандагы ремонтлана торган күпердә һәлак булган

Еракка йөрүче юл билгеләренә игътибар итмәгән, тимер койманы бәреп чыккан һәм фура чокыр өстендә асылынып калган.

Краснодардан 52 яшьлек фура йөртүче, Татарстанда ремонтлана торган күпергә тизлек белән кереп китеп, һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Баулы районында Мәскәү - Чиләбе трассасының 1275нче чакрымында Краснодар краеннан «МАН» йөк машинасы йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламаган, юл билгеләре таләпләренә битараф калган һәм күпер ремонтланган урында тимер киртәне бәреп кергән. Йөк машинасы чокыр өстендә асылынып тора», - дип сөйләделәр агентлыкка республика ЮХИДИенда.

Зур йөк машинасын йөртүче 52 яшьлек ир-ат шунда ук үлгән.

Төзекләндерү эшләре барган урында «Юл эшләре», «Керү тыела», «Киртәләрне сулдан әйләнеп чыгу» кебек кисәтүле юл билгеләре куелган.

Фото: Госавтоинспекция РТ

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев