Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кукмара районында велосипедчы трактор прицепы тәгәрмәче астына эләгеп һәлак булган

Мамадыш – Кукмара трассасының 2нче километрында «Беларус» тракторы йөртүчесе велосипедта барган 60 яшьлек ир-атны бәрдергән,- дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Велосипед йөртүче, якынча мәгълүматлар буенча, каршы як юлдан хәрәкәт иткән. Кайсыдыр бер мизгелдә идарәне югалткан һәм прицеп тәгәрмәчләре астына авып киткән.

Нәтиҗәдә, велосипед йөртүче алган җәрәхәтләрдән урында ук вафат була. Юл-транспорт һәлакәте сәбәпләре ачыклана.

Фото "Трудовая слава"

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-velosipedcy-traktor-pricepy-tagarmace-astyna-elagep-halak-bulgan-5874715

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев