Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кукмара районында яшәүче хатын биш баласын янгыннан коткарган

Яянгын чыккан вакытта биш бала өйдә, ә аларның әниләре урамда булган.

Татарстанның Кукмара районында бер хатын-кыз өйдә янгын турында хәбәр итә торган җиһаз тавышын урамнан ук ишеткән һәм биш баласы уттан саклап калган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 18.50 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыруның 112 бердәм номерына Кукмара районының Мәмәшир авылында Ленин урамындагы торак йортта янгын турында хәбәр килде. Йортта алты балалы гаилә яши», – дип сөйләделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Янгын сүндерүчеләр авылга 20 минутта барып җиткән. Алар килеп җиткәнче йортны тулысынча ут чолгап алган. Янгын чыккан вакытта биш бала өйдә, ә аларның әниләре урамда булган. Хатын янгын турында хәбәр итә торган җиһаз тавышын ишетеп алган. Ул шунда ук өйгә ташланган, бу вакытта инде кухня ягыннан көчле төтен күренгән. Ул балаларны урамга чыгарган, янгын сүндерүчеләрне чакырган.

15 минуттан чамасы вакыт эчендә янгын сүндерелгән. Янгынның мәйданы 60 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән.

  • Ике ел эчендә Татарстанда торак йортларда һәм фатирларда булган 15 янгында янгын хәбәрен җиткерүче сигнализация эшләү аркасында 43 кеше, шул исәптән 20 бала коткарып калынган.

 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев