Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кукмарада янгын вакытында өй янып беткән, һәлак булучы бар

Фаҗига кичә Планетарный урамында була.

Кукмара шәһәренең Планетарный урамындагы йортларның берсендә янгын чыгу турындагы хәбәр сәгать 20.42дә алына. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частеннән хәбәр иттеләр. 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йортның мансарда өлеше, коридор, мунча, гараж ут белән чолгап алынган була. Ялкын телләренең күрше корылмаларга күчү ихтималы зур була. 

Янгын сүндерүчеләр килгәнче өйдән 76 яшьлек ир кешене алып чыгалар, ул дәваханәгә җибәрелә. 75 яшьлек хатын-кыз һәлак була. 

Торак йорт, мунча, гараж һәм сарайның чардак өлеше тулысынча янып бетә. Күршеләргә зыян килми. 

Янгын чыгуның якынча фаразы — электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен төгәл үтәмәү.

Чыганак: "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев