Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кукмарада югалган кешене суга баткан килеш тапканнар

Тормыш иптәшенең сүзләренә караганда, ул 1 июль көнне 11.00 сәгатьтә иптәшләре белән өйдән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган.

Кукмарада 38 яшьлек югалган ир-атны табулары турында янгын-коткару частеннан хәбәр иттеләр, дип яза kukmot-rt.ru сайты.

Тормыш иптәшенең полиция хезмәткәрләренә җиткергән сүзләренә караганда, ул 1 июль көнне 11.00 сәгатьтә иптәшләре белән өйдән чыгып китеп, кире әйләнеп кайтмаган һәм үзенең кайда булуы турында хәбәр итмәгән. Сораштырулардан аларның су коенырга киткәнлеге ачыклана.

117нче янгын-коткару часте һәм 4нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә ир-атны Киндеркүл авылы янындагы бөядән берничә көн дәвамында эзлиләр. 5 июль көнне 17.57 сәгатьтә югалган кешенең гәүдәсе яр буеннан 3 метр ераклыкта табыла.

Фото: kukmor-rt.ru

http://kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев