Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кукмарадан Нигъмәтҗановлар: «Дистә еллар буе бөртекләп җыйган мөлкәтебез көлгә әйләнде...»

Күршеләребезгә ярдәм кирәк!

  Редакциябезгә күрше Кукмара районында яшәүче  Эльвира һәм Айрат Нигъматҗановлардан түбәндәге хат килеп иреште. Мөмкинлектән чыгып ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз, хөрмәтле райондашлар.

18 ноябрь, шимбә көнне  Кукмара районы, Туембаш авылындагы  хуҗалыгыбызда янгын чыгып, бер-нисез калдык. Ирем бу көнне Кукмарада пробный  БДИ  оештыру эшләре буенча киткән иде.  Мин Кукмарада укучы балаларыбызны мәктәптән алып кайтырга киткәндә  3 яшьлек кече кызымны еш кына  бабасы белән өйдә калдыра идем. Ләкин бабай каядыр чыгып киткән булды һәм мин Сәидәне үзем белән алырга булдым.
Якынча бер сәгатьтән  коточкыч  хәл башлана. Ирем телефоннан: «Син кайда? Өйдә янгын!" дип кычкырды.  Мин бу вакытта кибеттә  идем.  Иң мөһиме –   балаларыбыз өчесе  дә минем белән машинада!  Тик бабай шунда калды бит.  Аннары, бабай урамда һәм аның белән бар да яхшы, дип хәбәр иттеләр.

 Кайтып җитүгә, коточкыч  картина каршы алды.  Өйне, бөтен биләмәне    ялкын камап алган  иде. Дистә еллар  буе  бөртекләп җыйган мөлкәтебезнең көлгә әйләнүен күрү бик авыр иде.  Быел  гына ишегалдын төзекләндердек, стеналарны тышладык, брусчатка җәйдек. Өй, өч мунча, гараж, сарай, җәйге кухня, йорт хайваннары (үгез, тәкәләр), документлар һәм мин алып бара торган  бөтен бизнес диярлек янды.   Складта    бәйрәмнәрдә  төрле геройлар  булып киелә торган 35 тән артык костюм һәм  тамаша-шоу  ясый торган барлык җайланмалар бар иде.  

Хәзер без тормышыбызда  бик катлаулы чорны кичерәбез. Өебезгә кайта алмыйбыз, өстәл артына утырып ашый, үзебезнең  эш урынында дәресләр әзерли, телевизор карый, үз ишегалдыбызга чыга, балаларны үз караватларына яткыра алмыйбыз. Өебез урынында буш урын гына тора.

Без һәрвакыт хәйрия чаралары үткәрә идек. Декабрь аенда Соснадагы балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларны куандырырбыз дип ниятләдек. Әмма үз гаиләмә ярдәм кирәк булыр һәм акча җыюны үтенербез дип   уема да кереп караганы булмады. Бүген без үзебез изге күңелле, башкалар хәсрәтенә битараф булмаган кешеләрдән   ярдәм сорарга мәҗбүрбез. Алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез, ут афәтләрен берегезгә дә күрергә язмасын!

Эльвира  һәм Айрат Нигъмәтҗановлар,

Кукмара.

 

Ярдәм итү өчен реквизитлар:  2202203273820474 номерлы Сбербанк картасы    8(958)6255585 телефон  номерына беркетелгән. Нигматянов Хакимян Габдельбарович (Айратның әтисе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев