Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Курсабаш юлында транспорт һәлакәте булды

Агымдагы елның 13 июлендә иртәнге 9 сәгать 40 минутта Казан-Шәмәрдән-Курсабаш юлының 3,9 километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Киров өлкәсенең Оричевский районнынан килгән 1992 елгы хатын-кыз “Опель” автомобилендә Курсабашка таба барганда “Лада-Калина” машинасын узып китмәкче була.

Әмма тиешле ян интервалны сакламавы аркасында шул юнәлештә хәрәкәт итүче “Калина”га килеп бәрелә. Шуннан соң ике машина да юл читенә төшеп китә. Нәтиҗәдә “Калина”ны йөрткән 2000 елгы Кукмара районы егете авариядә алган тән җәрәхәтләреннән “Ашыгыч ярдәм” машинасында үлә. Аның пассажиры да тән җәрәхәтләре ала. “Опель” белән идарә иткән хатын-кызның “права” алганына әле ике генә ел булган, шушы вакыт эчендә ул Татарстан территориясендә юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен үтәмәгәне 22 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев