Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Күрше республикада диверсия әзерләгән өч үсмерне тоткарлаганнар

Сак булыйк, уяу булыйк!

Уфада акчалата түләү хакына диверсия ясарга җыенган өч яшүсмерне тоткарлаганнар. Бу хакта Башкортстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Уфада яшәүче өч кеше Телеграмда билгесез кешеләр белән язышкан, алар элемтә объектына ут төртү инструкциясен җибәргән. Җинаять кылган һәм бу гамәлләрне видеога төшергән өчен аноним кулланучы яшүсмерләргә акча вәгъдә иткән», – диелә хәбәрдә.

Федераль иминлек хезмәте идарәсендә хәбәр итүләренчә, тоткарланучыларның өчесенә дә 18 яшь, алардан җинаять кылу өчен кирәк булган коралларны һәм матдәләрне алганнар. «Диверсия» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Татар-информ» Мәскәү өлкәсендәге теракттан соң бөтен ил буенча яшүсмерләргә акчага зур инфраструктура объектларына мина кую тәкъдимнәре килә башлады, дип язган иде. Теракт ясау тәкъдимнәре Татарстандагы балаларга да килә, диелә бу хәбәрдә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ufada-diversiya-azerlagan-oc-usmerne-totkarlagannar-5885739

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев