Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Лениногорскида мәчет янында «Инфинити» тәгәрмәчендә кул гранатасы таптылар

Хәзерге вакытта табылдыкны Казанга алып киләләр, анда экспертлар гранатаның сугышчан булу-булмавын билгелиләр.

Лениногорскида мәчет янында машина тәгәрмәчендә кул гранатасы табылган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

«Ихлас» мәчете янында тукталган «Инфинити»ның арткы тәгәрмәчендә шаһитлар «лимонка»га охшаш әйберне күреп алган. Урынга ашыгыч хезмәтләр чакыртылган, алар парковка урынын чолгап алган. Саперлар автомобильдән коралны алдылар», - дип сөйләде агентлык чыганагы.

Чыганак мәгълүматлары буенча, гранатаны хәзер, сугышчан булу-булмавын билгеләү өчен, Казанга экспертизага алып баралар.

Фото: gunmodel.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев