Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Лесхозда мунча янды

Районыбызда 2019 елда беренче янгын очрагы теркәлде.

7 гыйнварда 15 сәгать 50 минутта  МЧСка  Лесхоз бистәсендә шәхси  мунча  януы турында  хәбәр   алына. Янгынны   сүндерүгә 4 берәмлек техника  җәлеп ителә. Нәтиҗәдә  йортка  зыян  килми  кала, әмма мунча янып  яраксызга әйләнә.  Янгын  ягу  миченең  төзексезлеге  сәбәпле  килеп  чыккан. Шуны    күздә тотып Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының районара  янгын   күзәтчелеге  бүлеге гражданнарны ягу мичләре, электр приборлары белән  эш  иткәндә  аларның төзеклегенә аеруча игътибарлы булуларын  сорый. Мунча  миченә  артык  кызу итеп  ягу  да күңелсезлекләргә  китерергә   мөмкин. Мич ягу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыкларны кулланмагыз; балаларны игътибардан читтә  һәм ялгызларын гына  өйдә калдырмагыз, янылган мичләрне карауны  аларга тапшырмагыз! Шушы кагыйдәләрне төгәл үтәү сезне янгыннан саклар.

Фото: https://pixabay.com | LAWJR

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев