Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән, дүртесе зыян күргән

Кителга авылы янында «Лада Ларгус» һәм «ПАЗ» вахта автобусы бәрелешкән.

Әлмәт районында «Лада Ларгус» автомобиле һәм «ПАЗ» автобусы бәрелешү аркасында дүрт кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, берсе үлгән дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Кителга авылы янында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Вахта автобусындагы 20дән артык кешенең «Ямашнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе базасына эшкә барышы була.

Һәлакәт аркасында җиңел автомобиль шоферы шунда ук үлә. Җиңел машинадагы төрле тән җәрәхәте алган дүрт пассажирны ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт шәһәре буенча идарәсенә китерәләр.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев