Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә балалар бакчасына ут төрткәннәр

Әлмәттә 7 май төнендә билгесез ир 65нче "Ивушка" балалар бакчасына ут төрткән һәм каравылчы хатын-кызны яралаган.

Янгын Радищев урамында урнашкан ике катлы бинада килеп чыккан. Билгесез ир-ат пычак белән тәрәзәне ватып кереп каравылчы хатын-кызга ташлана, аны яралый, аннары бакчага ут төртә. 60 яшьлек ханымны хастаханәгә салалар. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Републикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ут төртүче ир-атны “кайнар эздән”, балалар бакчасына куелган видеокүзәтү камерасы ярдәмендә тоткарлаган.

Билгеле булганча, янгын вакытында бакчада янгын сүндерү һәм хәбәр бирүнең автоматлаштырылган системасы эшләгән. Шуңа күрә янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җиткән.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев