Әлмәттә исерек ир ике кешене үтереп кача
Гаепле кеше юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән.
Әлмәттә исерек машина йөртүче әниле-кызлы җәяүлеләрне бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Һәлакәт бүген иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә Әлмәтнең светофорлы чатында булган.
99нчы модельле “Лада” машинасының 27 яшьлек йөртүчесе урамны “яшел” утта чыгучы ике җәяүлене таптаткан.
Гаепле кеше юл-транспорт һәлакәте урыныннан, тукталып тормыйча, качып киткән. Соңрак аны полицейскийлар тоткарлаган.
Исерек машина йөртүче бәрдергән җәяүлеләр урында ук һәлак булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, тәгәрмәч астына әниле-кызлы хатын-кызлар эләккән.
Фото: соц сети
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев