Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Әлмәттә исерек йөртүченең балаларны изеп үтерүе видеога эләгә

    2 ноябрь төнендә Әлмәт районында исерек шофер өч яшүсмерне бәрдергән. Алынган җәрәхәтләрдән аларның икесе урынында ук һәлак була, өченчесен хастаханәгә озаталар. «Лада Гранта» йөртүчесе һәлакәт булган урыннан качып китә, тик тиз арада тоткарлана.

    Фаҗига мизгеле күзәтү видеокамерасына эләккән. Анда машина йөртүченең тизлекне киметмичә балалар өстенә менүе, юеш юлда машинаны үз әйләнәсендә борып, яшүсмерләрне төрле якка чәчеп атуы күренә.

    Фото: https://tatar-today.ru

    https://tatar-today.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: