Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

“Лучистый” лагерендә ял иткән балаларының агулануына норовирус сәбәп булган

Соңгы мәгълүматлар буенча инфекция аркасында 54 кеше – 49 бала һәм биш әйдаман зыян күргән.

Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча Роспотребнадзорның Төбәкара идарәсе хезмәткәрләре “Лучистый” лагерендә ял иткән Татарстан балаларының агулану сәбәбен ачыклады. Балалар норовирус авыруы аркасында хастаханәгә эләккән. Бу хакта “Татар-информ”га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча эпидемиологик тикшерү кысаларында Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре буенча гигиена һәм эпидемиология үзәгендә балалар арасында булган авыруның этиологик расшифровкасы уздырылды. Беренче авыруларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, авыруга норовирус сәбәпче булган”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода әйтүләренчә, инфекциянең чыганагы әлегә ачкыланмаган. “Лаборатор тикшеренүләр комплексы уздырыла. Инфекция чыганагы һәм аны йоктыру факторлары ачыклана. Дезинфекция чаралары комплексы башкарыла”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Фото: архив/Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X