Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

М7 трассасында юл һәлакәтендә алты кеше зыян күргән

Авария кичә Татарстанның Яшел Үзән районында булган.

М7 трассасында Зөя күпере янында килеп чыккан юл һәлакәтендә алты кеше (шуларның икесе – балалар) зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Яшел Үзән районында М7 «Волга» трассасының 757нче чакрымында авария булуы хакындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә кич килгән.

Ике полосалы юлда «домино» принцибы буенча берьюлы дүрт автомобиль (өч җиңел машина һәм бер фура) бәрелешкән. 

Авариядә алты кеше (шуларның икесе – балалар) төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Чакыру буенча килгән 154нче янгын-коткару часте һәм 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, машиналарга ут капмасын өчен, автомобильләрнең аккумуляторларын өзгән. 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев