Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Мәктәп әйберләре алырга баралар иде» – яшь пар һәм дүрт балалы гаилә авариядә үлгән

21 августта Ростов өлкәсендә авариядә берьюлы 8 кеше: егет белән кыз, 4 бала һәм аларның ата-анасы һәлак булган.

 

21 августта Ростов өлкәсендә авариядә берьюлы 8 кеше: егет белән кыз, 4 бала һәм аларның ата-анасы һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, «Лада Приора» белән 23 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул каршы як полосага чыга һәм «ВАЗ-2114» машинасына бәрелә. «ВАЗ» машинасында 4 бала һәм ир белән хатын була. Машиналар металл өеменә әверелә, 2 машинада да барысы да үлеп бетә.

Мәрхүм гаилә турында бистә халкы бик яхшы сүзләр генә сөйли. Әминә белән Сөләйман (исемнәре үзгәртелә) бик җаваплы әти-әни буларак билгеле. «Әниләре эшләми, балаларны карый. Ир белән хатынның 2 улы һәм 2 кызы бар. Әминә ата-аналар җыелышына бармый калмый, 3 баласының өлгереше белән кызыксынып тора. Кече кызлары әле мәктәпкә йөрми», – ди мәктәп хезмәткәрләре.

Укытучылар сүзләренчә, балалары да шат күңелле, мәрхәмәтле булган. «Өстәмә дәресләргә йөрделәр, яхшы укыдылар, бәхетле гаилә иде», – ди алар.

Фаҗига булган көнне гаилә Волгодонск шәһәренә барган. Алар мәктәп кирәк-яраклары алып кайтып килә торган булган. «Гаилә шәһәргә 1 сентябрьгә әзерләнергә барган», – дип сөйләгән биредәге мулла.

Олы балаларны мәктәп формасы киеп карарга, кечесен иптәшкә алып барганнар.

«Хәзер гаилә башлыгының анасы Төркиядән кайтканны көтәбез. 23 августта җирлибез», – дигән мулла.

«Лада Приора» машинасында баручылар күрше бистәдән була. «Ул шат күңелле иде, өйләнергә җыенды. Машинада кәләше дә үлде», – ди авылдашлары 23 яшьлек егет турында.

Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: Интертат хәбәр итә Фото: rostov.sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев