Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Машина белән кайнаган суга төшеп китеп һәлак булганнар

Бүген иртән Пенза шәһәрендә кибет янында урнашкан стоянкада асфальт юл җир астында төшеп китә, нәтиҗәдә машинада булган ике кешенең дә гомере өзелә.

Пенза шәһәренең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, вакыйга Аустрин урамы, 37 йорт адресы буенча урнашкан кибет янындагы стоянкада 9:40 минутта була. “Нәтиҗәдә, чокырга “Лада Ларгус” автомобиле төшкәне ачыклана, кызганычка каршы, һәлак булучылар бар”, – диелә хәбәрдә.

Өлкә прокурорының өлкән ярдәмчесе Светлана Артамонова хәбәр иткәнчә, вакыйга нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, аларның шәхесләре билгеләнә. Бу факт буенча Прокуратура тикшерү үткәрә, урында Пензаның Октябрь районы прокуроры эшли.


Төбәк буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте биргән фотографияләрдә “Лада Ларгус” автомобиленең тулысынча асфальттагы чокырга төшеп китүе күренә.

Пенза өлкәсенең җирле гаммәви мәгълүмат чаралары язуы буенча чокырда кайнан су булган.

Фото: vatantat.ru

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X