МАШИНА ЯНЧЕП УЙНАГАН
Хәзер зур булмаган юл-транспорт вакыйгалары турында ЮХИДИгә хәбәр итмәскә дә мөмкин икәнлеген транспорт йөртүчеләр яхшы белә.
Зыян салучы як белән машинасы бераз янчелгән йөртүче мөстәкыйль рәвештә дә беркетмәне үзләре дә төзи алалар. Зур булмаган бәрелешүләр еш кына юлларда түгел, ә автомобильне куеп тору урыннарында, ишек алларында, оешма-учреждение биләмәләрендә килеп чыга. Әйтик, тәҗрибәсе булмаган йөртүче машинасы белән стоянкадан кузгалып киткәндә яки артка чигенгәндә икенче автомобильгә килеп бәрелә. Бу вакытта зыян килгән транспорт хуҗасы руль артында булмаска да мөмкин. Кайберәүләр паникага бирелеп яки шаһитләр булмауга өметләнеп, вакыйга булган урыннан китеп тә бара. Әмма моның нәтиҗәләре җитди булуы бар. Авария булган урыннан китү юл хәрәкәте кагыйдәләрен җитди бозу булып санала. Быел районда шундый өч очрак теркәлде. Шуның берсе видеокамера куелган учреждение биләмәсендә килеп чыга. Рульдәге хатын-кыз стоянкадан кузгалып киткәндә, каршысындагы автомобильгә берничә тапкыр килеп бәрелә. Әйтерсен лә, үзенә юл ачар өчен, машинаны читкә этеп чыгарырга тели һәм берни булмагандай вакыйга урыныннан китеп бара. Болар видеодан ачык күренә һәм шуңа күрә чит машинага зыян китерүчене табуы кыен булмады. Административ хокук бозулар турындагы административ кодекста язылганча, машина йөртүче юл-транспорт һәлакәтендә катнашкан һәм ул урыннан киткән икән, бер елдан ел ярымга кадәр “права”сыннан мәхрүм ителә яки 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлана. Вакыйга урынын калдырып китүчеләр барысы да тиешле җәзаларын алдылар. Кыскасы, йөртүче авария ясаган икән һәлакәт урыныннан качып кына моннан котылып булмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 7.2 пункты таләпләренә ярашлы төстә һәлакәттә катнашкан машина йөртүче транспорт чарасын туктатырга, сигналын эшләтергә һәм авария тукталышы билгесен куярга, һәлакәткә кагылышы булган предметларны күчермәскә тиеш. Әгәр машиналар бәрелешкәннән соң башка транспорт хәрәкәте кыенлашса яки мөмкин булмаса, алдан барысын билгеләп, шул исәптән транспорт чараларының бер-берләренә карата һәм юл инфраструктурасы объектларын, эзләр һәм предметларны фотога төшерү яки видеоязмалар ясау мөһим. Юлларда һәрвакыт игътибарлы булырга һәм һәлакәттән соң төшенкелеккә бирелмәскә кирәк.
Гөлгенә Гаянова,
ЮХИДИ район бүлекчәсенең административ-практика буенча өлкән инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев