Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мина куелу турында хәбәр буенча «Сувар Плаза» сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләр

Комплекска шартлаткыч җайланма куелуы хакындагы мәгълүмат 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына килә.

Шартлаткыч җайланма куелу турында хәбәргә таянып, «Сувар Плаза» сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләр, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

Комплекска шартлаткыч җайланма куелуы хакындагы мәгълүмат 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына килә.

Сәүдә үзәгенә барлык ашыгыч хезмәтләрнең экипажлары юл тота. Хәзерге вакытта бина әйләндереп алынган, урында полиция хезмәткәрләре һәм дүрт кинолог эшли.

Комплекстан барлык сатып алучыларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләделәр.

Полицейскийлар килгән хәбәрне тикшерә, шулай ук шалтыраткан кешенең шәхесен ачыкларга омтыла.  

Фото: vk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев