Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Минзәләдә 15 яшьлек үсмер боз астына төшеп киткән

Калынлыгы җиде сантиметрдан да кимрәк булган бозга кергән өчен 1,5-2 мең сум штраф каралган.

Минзәләдә 15 яшьлек үсмер боз астына төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә 112 бердәм номерына 15 яшьлек үсмернең күлдә боз астына төшеп китүе турында хәбәр килгән. Урынга 122нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре, полицейскийлар һәм табиблар юлга чыккан.

Үсмерне күл буенда табып алганар. Ул яр буена үзе чыгуы хакында әйткән. Фельдшер аңа беренче ярдәм күрсәткән. Үсмер хастаханәгә барудан баш тарткан.

Аның сүзләренчә, ул дуслары белән яр буенда йөргән һәм бозга керергә уйлаган. 60 метрлап барганнан соң, ул боз астына төшеп киткән. Дуслары тизрәк качу ягын караган. Коткаручыларга әлеге хәлне үз күзләре белән күргән өлкәннәр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу урында бозның калынлыгы өч сантиметрдан да артык булмаган.

Калынлыгы җиде сантиметрдан да кимрәк булган бозга кергән өчен, 1,5-2 мең сум штраф каралган.

«Әлеге уңайдан әти-әниләргә балаларыгызны караучысыз калдырмагыз дип әйтәсем килә. Аларның сулыклар һәм башка куркыныч объектлар тирәсендә буталып йөрүләренә юл куймаска кирәк», - дип кисәтте ТР кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X