Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мәскәү янында 71 кеше утырган самолет һәлакәткә очраган

Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.

Гаммәви матбугат чаралары Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә таруын җиткерә, дип хәбәр итә “ТАСС”.

“Татар-информ” агентлыгына билгеле булганча, АН-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан бүген очкан. Ул “Мәскәү – Орск” рейсын башкара торган булган.

Самолет очып китү белән үк  диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бекрем дә исән калмаган. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X