Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Мәскәүдә туристлар утырган автобус белән авариядә ундүрт кеше имгәнгән

    Автобуста Россия гражданнары булган.

    Мәскәүнең Перово районында туристлар утырган автобус яктырткыч фонарь баганасына бәрелгән. Авариядә ундүрт кеше имгәнгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

    Агентлыкның экстрен хезмәтләрдәге чыганагы сүзләренчә, авария Энтузиастлар шоссесында 60нчы номерлы йорт янында булган.

    Автобуста Россия гражданнары булган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. 

    Фото: pixabay.com

    tatar-inform.tatar

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: