Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мөслим имамы һәлак булган авария турында тулырак мәгълүмат билгеле

Юл һәлакәте Мәскәү–Уфа трассасының 966нчы километрында булган.

Татарстанның Мөслим районы имамы һәлак булган авария турында тулырак мәгълүмат билгеле булды. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген иртән Мәскәү–Уфа трассасының 966нчы километрында «Лада Гранта» автомобиле юл һәлакәтенә очраган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, 36 яшьлек ир-ат тизлекне арттыру нәтиҗәсендә идарәсен югалткан һәм юл читенә төшеп капланган», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Авария Татарстанның Мамадыш районында булган. «Лада Гранта» автомобиле юл читенә төшеп капланган, йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Соңрак ачыкланганча, юл һәлакәтендә Мөслим районы имамы Венер (Габделкәрим) Моратовның гомере өзелгән.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X