Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Офистан биш миллион сум акча урлаганнар

Полицейскийлар караклар офиска үтеп кергән урында авыр чүкеч һәм балта табып алган.

Чаллыда бер эшкуарның офисыннан биш миллион сум акча урлаганнар. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Төнге берләр тирәсендә Дорожная урамындагы офиска тәрәзә аркылы билгесез ике кеше бәреп кергән. Оешманың 41 яшьлек директоры әйтүенчә, җинаятьчеләр офистан сейф һәм касса терминалын урлап чыккан», - дип хәбәр итә газета.

Полицейскийлар караклар офиска үтеп кергән урында авыр чүкеч һәм балта табып алган. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә.

Фото: архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев