Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Олы Ныртыда гараж янды

Карактан кала, уттан юк.

 29 июль көнне 22 сәгать 33  минутта 129 нчы янгын сүндерү частенә Глонасс+112 системасы аша Олы Нырты авылы Абдулла Алиш урамындагы гараж януы турында хәбәр алына. Сайдинг белән тышланган кирпеч сарайга бүрәнә мунча һәм сарай терәтеп салынган була. Янгынның беренчел чыгу сәбәбе: җиһазларны техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

 Янгынны сүндерүгә РСЧСтан 10 берәмлек техника, 18 кеше  (шул исәптән МЧСтан- 9кеше, 4 берәмлек техника) җәлеп ителә. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 Мәгълүмат һәм фотолар РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең  129 нчы янгын сүндерү частеннән алынды.

Саба районы янгын куркынычсызлыгы күзәтү бүлеге хезмәткәре Илдар Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев