Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Орлов өлкәсе фурасы Татарстан нефтьчеләре “УАЗ”ына килеп бәрелгән, ике кеше үлгән

“УАЗ”ның ике пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Лениногорск – Карабаш юлының 4нче километрында җитди һәлакәттә ике кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә 20 сәгать 20 минутта Орлов өлкәсе номерлары белән “МАН” каршы юлга чыгып, Татарстан нефтьчеләре вахтасы утырган “УАЗ”ына килеп бәрелгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы матбугат хезмәте хәбәрләре буенча, “УАЗ” йөртүчесе һәм бер пассажиры һәлак булган, ике пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.

Фото: ГУ МЧС РФ по РТ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев