Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Патруль машинасын бәрдергән БМВ шоферын алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

Патруль машинасы БМВ белән бәрелешү нәтиҗәсендә автоинспектор Юрий Матренин һәлак булды.

Бүген Татарстан Югары суды 31 яшьлек Артур Садретдиновны рәшәткә артына озатты. Аны юл-патруль хезмәте инспекторы үлемендә гаепле дип таптылар.

Дәүләт гаепләүчесе Артур Садретдиновка карата элегрәк белдерелгән «Хокук саклау органы хезмәткәренең тормышына зыян китерү» һәм «Чит кеше милкенә карата зыян китерү» маддәләре буенча гаепләүләрне «Исерек хәлдәге кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә саксызлык буенча кеше үлеменә китерү» маддәсенә алыштырырга кирәк дигән карар чыгарды.

Нәтиҗәдә, Артур Садретдинов алты елга гомуми режимлы колониягә озатылды һәм ике елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 27 апрельдә әлеге ир-ат полицейскийлардан качып төнге шәһәр буйлап «узыш» оештырган. Стритрейсерны туктату өчен патруль машинасы аның юлында «тере калкан» булып баскан. Патруль машинасы БМВ белән бәрелешү нәтиҗәсендә автоинспектор Юрий Матренинның гомере өзелгән. Икенче инспекторның баш мие селкенгән.

Фото: Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев