Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Пермь шәһәрендә ике яшүсмер, мәктәпкә бәреп кереп, пычак белән балаларга һәм укытучыларга һөҗүм иткән

Әлегә ике яшь егетнең мәктәпкә маска киеп, пычак тотып бәреп керүләреннән тыш бу котычкыч вакыйганың калган нечкәлекләре төгәл билгеле түгел. Беренче мәгълүматлар буенча 9дан алып 11гә якын кеше зыян күргән. Алар арасында башлангыч сыйныф укытучысы да бар – ул пычаклы егетләрне туктатырга тырышканда аның муенын пычак белән җәрәхәтләгәннәр.

Хәзерге вакытта ул хастаханәдә операция өстәлендә. Зыян күрүчеләр арасында шулай ук бер олы сыйныф укучысы, ә калганнары –  4Б сыйныфында укучы 2006-2007 елгы балалар, дип хәбәр итә РБК сайты. 10 яшьлек бер бала реанимациядә бик авыр хәлдә.

Мәктәп сакланмады микән, ничек пычаклар белән үткәргәннәр дигән сораулар да яудыра әти-әниләр соцсетьләрдә. “Аварийный вход”тан кергән дип ышандыручылар да бар.

Мәктәпкә басып керүчеләр кулга алынган. Берсенең үзе белән документлары булмаса да, мәктәптәгеләр аны таный – ул бу мәктәпнең элекке укучысы булып чыккан. 16 яшьлек бу егетнең социаль челтәрләрендә АКШда 1999 елда булган “Колумбайн” мәктәбенә һөҗүм итү төшерелгән видеолар күпләп сакланган. Ул вакытта олы сыйныфларда белем алучы ике укучы егет үз мәктәпләренә алдан әзерләнеп, коралланып басып керәләр һәм 37 кешене җәрәхәтлиләр, шуларның 13е – һәлак була. Соңыннан алар үз-үзләрен атып үтерә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге яшь кеше социаль челтәрдә Яңа ел белән мыскыллаулы котлау укыгач, мәктәпкә һөҗүм итәргә була. Мәктәп төркемендә админның “Яңа ел белән, этләр! (“С Новым Годом, псы”) дигән котлавын укыгач, АКШ мәктәпләрендә массалы үтерешләр белән бик кызыксынган бу егет, үзенең дусты белән, мәктәптә “тәртип урнаштырырга” була. Мәктәп укучылары үзләре дә сәбәпне шуннан күрә. Аларның балаларга пычак белән төгәл баш һәм муенга һөҗүм итүләре – бер сугу белән үтерергә маташулары турында да мәгълүматлар бар.

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев