Пилмән ашаганнан соң дүрт бала агуланып үлгән
Әни кеше генә исән калган: ул бишенче баласын көтә икән.
Красноярск төбәгендә коточкыч фаҗига булган. Красная Сопка авылындагы кибеттә сатып алынган пилмән һәм тавык ашаганнан соң, 6, 11, 12 һәм 13 яшьлек дүрт бала вафат булган. Алар барысы да-бер гаиләдән.
21 сентябрь көнне тулы бер гаилә пилмән ашаганнан соң. үзен начар хис итә башлый. Югары температура, күңел болгану, косу, кискен баш авырту билгеләре барлыкка килгән. Бишенчегә йөкле булган әни кешене, шулай ук балаларны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар. Әмма балаларны коткарып кала алмаганнар-башта алты яшьлек кыз һәм аның 13 яшьлек энесе үлгән. 22 сентябрь көнне хастаханәдә 11 яшьлек кыз үлгән, ә дүшәмбегә каршы төндә аның 12 яшьлек сеңлесе җан биргән.
Әти-әниләре авыр хәлдә булган, ләкин хәлләре тотрыкланган. Тиздән тикшерүчеләр алардан сорау алуга керешәчәк, дип хәбәр итә төбәк Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.
Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, балалар ниндидер агу тәэсиреннән үлгәннәр, дип хәбәр итә РИА "Новости".
Әлеге гаилә пилмәнне җирле кибеттән сатып алган. Аның хуҗасы һәм биредә эшләүче сатучы, амбулатория фельдшеры, гаилә туганнарыннан сорау алынган инде. Кайбер рәсми булмаган чыганаклар инде әзерләнгән ризыкка очраклы рәвештә агу эләккән дигән версия җиткергән. Сүз күсе агуы турында бара.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ocence-taulek-inde-sary-cacle-kyzny-ezlilar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев