Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Питрәч Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесен өй сагына алдылар

Россия Тикшерү комитеты “Хезмәт вазифаларыннан үз мәнфәгатьләрендә файдалану” маддәсе буенча җинаять эше ачты.

Суд Питрәч районы Башкарма комитетының элеккеге җитәкчесен, җир белән астыртын эшләрдә шикләнеп, өй сагы астына алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Кичә “Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, экс-җитәкчене Татарстан Республикасы буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган иде.

Хокук сакчылары “Хезмәт вазифаларыннан үз мәнфәгатьләрендә файдалану” маддәсе буенча җинаять эше ачтылар.

Тикшерү фаразлары буенча, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы һәм Питрәч районы башкарма комитеты хезмәткәрләре февральдән апрельгә кадәр җир кишәрлекләрен шәхси торак төзелешенә аукционнардан башка биргәннәр.

Тикшерү фикерләвенчә, түрәләр үзләренең законны читләтеп үтүләрен аңлап, матбугат чараларында төзелеш белән бәйле булмаган җир кишәрлекләре турында белдерү биргән. Төзелеш өчен җир кирәк булган бик күп кеше моңа игътибар итмәгән.

Түрәләр үз “клиентлары” белән сөйләшеп, килешү төзегәндә, төзелеш өчен түгел дигән пунктны алыштырганнар. Нәтиҗәдә, Питрәч районы муниципалитетына зур зыян килгән.

Фото: http://tatar-inform.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев