Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Питрәч районында ир-ат чокыр казыганда туфрак астында калып үлгән

Биредә яшәүчеләр аны коткаручылар килгәнче үк чыгарган, әмма соң булган.

Питрәч районы Куюки авылында чокыр казыган ир-ат туфрак астында калып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген 9.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтләрнең 112 бердәм номерына ир-ат өстенә туфрак ишелеп төшүе турында хәбәр килә.

Һәлакәт урынына 2нче зона-эзләү отряды коткаручылар килә. Ачыкланганча, шәхси йорт каршында 30 яшьлек ир-ат канализация торбалары сузу өчен чокыр казыган, аның өстенә туфрак ишелеп төшкән.

Биредә яшәүчеләр аны коткаручылар килгәнче үк чыгарган, әмма соң булган.

Ир-ат үлгән.

Фото: ГУ МЧС по РТ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев