Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Питрәчтә «БМВ»ның зур тизлек белән кибеткә бәрелүен видеога төшергәннәр

Юл-транспорт һәлакәтендә «БМВ» шоферы һәм 21 яшьлек пассажир күпсанлы имгәнүләр алган.

«БМВ»ның Питрәчтәге «Ласка» кибетенә зур тизлек белән килеп бәрелүе видеога эләккән. Вакыйга урыныннан видеоязманы социаль челтәрләрдән кулланучылар урнаштырды.

«Кичә кич Питрәчтә «БМВ» руле артындагы 20 яшьлек егет, башлангыч мәгълүматлар буенча, тизлекне арттырган, идарәне югалткан һәм сәүдә павильонына бәрелгән», - дип сөйләделәр «Татар – информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Видеокадрларда автомобильнең зур тизлектә, чак кына берничә җәяүлене бәрдермичә, диварга килеп бәрелүе күренә. Авария шаһитлары чит ил машинасы шоферына һәм пассажирына ярдәмгә ашыга.

Юл-транспорт һәлакәтендә «БМВ» шоферы һәм 21 яшьлек пассажиры күпсанлы имгәнүләр алган.
 

Фото: соцсети

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев