Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Питрәчтә көчле җил үзәк район хастаханәсе түбәсен куптарган

Бу вакытта хастаханәдә 88 пациент һәм 50 хезмәткәр булган, беркем дә зыян күрмәгән.

Татарстандагы Питрәч авылында көчле җил үзәк район хастаханәсе түбәсен алып аткан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Питрәчтә үзәк хастаханә түбәсен (2 мең квадрат метр мәйданда) җил куптарып атуы турындагы хәбәр бүген 14 сәгать 35 минутта ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына килде», – диделәр Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Һәлакәт вакытында хастаханәдә 88 пациент һәм 50 хезмәткәр булган, беркем дә зыян күрмәгән. Авыручы кешеләрне дүртенче каттан өченче катка күчергәннәр. Хастаханә гадәти режимда эшли, түбәне төзәтү эшләре бара.


 

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев