Полиция хәбәр итә: июль ае вакыйгалары
02 хезмәте
Байлар Сабасында ике кешенең кыйналуы факты теркәлде. Шуларның берсенә төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ясала. Җинаятьтә шикләнелүче аңарчы да кеше кыйнаганы өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Лесхозда яшәүче авылдашының футболка кесәсеннән 2 мең сум акчасын урлаган.
Билгесез кеше райондагы кунакханә комплексының берсеннән 57 мең сум акча урлаган.
Шәмәрдәндә яшәүче үз танышының чалбар кесәсеннән 14 мең сумлык телефонын чәлдергән.
Байлар Сабасында яшәүче, сатучының каршы килүенә карамастан, кибеттән ачыктан-ачык бер шешә аракы алып чыгып киткән.
Әлеге фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев