Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Ривьера» аквапаркында агуланган биш бала хастаханәгә озатылган, берсе – реанимациядә

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында аквапаркка килүчеләрнең нәрсә белән агулануын әлегә әйтә алмыйлар.

Казанда биш бала һәм бер олы кеше «Ривьера» аквапаркында агуланган, аларны хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Дәвалау учреждениеләренә „Ривера“ аквапаркыннан 6 кешене китерделәр. Бер бала Республика балалар клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята, аның хәле авыр, әмма тотрыклы», — дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Тагын дүрт баланы Республика балалар клиник хастаханәсенең кабул итү бүлегенә китергәннәр, алар хәзер табиблар күзәтүендә. Әлеге балаларны да хастаханәгә салырга ниятлиләр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә бер олы кешенең 7нче клиник хастаханәгә озатылуын әйттеләр, ул да табиблар күзәтүендә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев