Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Россия Генпрокуратурасы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгын сәбәбен атады

Ведомство мәгълүматы буенча, янгын электр үткәргечләрендә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.

Тикшерүчеләр Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә 60 кеше һәлак булган янгын электр үткәргечләрендәге кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип саный. Бу турыда Россия Генераль прокуратурасына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

"Тикшерүчеләр фикеренчә, 2018 елның 25 мартында "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгенең 4нче катында электр үткәргечләрендә кыска ялганыш була. Шуның аркасында янгын чыга", - дип аңлатканнар ведомствода.

"Россия генераль прокуроры урынбасары Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгыннан соң ачылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Гаепләү карары чыгарылган җинаять эше Кемерово шәһәренең Завод районы судына карау өчен тапшырыла", диелгән әлеге хәбәрдә.

Гаепләнүчеләр арасында коткару-янгын сүндерү каравылы җитәкчесе Сергей Генин да бар. 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев