Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Россиянең атказанган артисты Александр Шаврин вафат

Александр Шавринга 57 яшь булган.

30 декабрьдә Россиянең атказанган артисты Александр Шаврин вафат булды, дип җиткерә РИА “Новости”, Маяковский исемендәге театрга сылтама белән. Актер анда 80 нче еллар башыннан эшләп килгән.

Актер озак вакыт авырган, аңарга элегрәк онкология авыруы диагнозы куелган. Александр Шавринга 57 яшь булган. Ул "Водитель для Веры", "Бедная Настя", "Простые истины" фильмнары аша таныш.

Актер белән хушлашу 2 гыйнварда, Маяковский театрында була, диелгән хәбәрдә.

Фото: Александр Уткин/ РИА Новости

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев