Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Рөстәм Миңнеханов Казан марафонында катнашучының үлем сәбәбен ачыкларга кушты

5 майда Казан марафоны вакытында Владимир өлкәсеннән килгән катнашучының хәле начарланган, соңрак ул вафат булган.

Татарстан Президенты Казан марафонында катнашучының үлем сәбәпләрен ачыкларга боерды. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, 21 чакрымлык дистанция узганда ир-атның хәле начарланган.

Агентлыкка үз чыганакларыннан билгеле булганча, 38 яшьлек ир-ат йөгергән вакытта аңын югалткан һәм зәңгәрләнә башлаган. Хастаханәгә барганда табиблар аны аңына китерергә тырышкан. Ир-ат КФУның Университет клиникасында аңына килмичә вафат булган. Спорт министрлыгы мәгълүматлары буенча, ир-ат үлеменең беренчел сәбәбе – йөрәк өянәге.

“Казан марафоны” нигезләмәсе буенча, һәр катнашучы да теркәлгән вакытта медицина оешмасыннан үзенең сәламәтлеге турында белешмә бирә. Ансыз ярышта катнашырга рөхсәт бирмиләр. Тиешле белешмәләре булмаган яки сәламәтлек күрсәткечләре тиешле дәрәҗәдә булмаган катнашучылар ярышларга кертелми”, - дип аңлаттылар Татарстанның Спорт министрлыгында.

Старт пакетлары алганда, барлык катнашучылар да марафонда катнашу өчен медицина тыюлары булмавын язмача раслый. Марафон вакытында табиблар күзәтүе оештырылган. Барлык дистанцияләрдә дә “ашыгыч ярдәм” бригадасы дежур торган.

“Татарстан Президенты бу фаҗигале хәлнең сәбәпләрен ачыкларга боерды. Республика җитәкчелеге, Татарстанның Спорт министрлыгы һәм Казан марафонын оештыру комитеты вафат булган ирнең туганнарының һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаша”.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев