Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Сабан туенда журналист ат астында калган

26 майда Башкортстанның Кырмыскалы районында Сабан туе башланырга 15 минут кала республика телеканалы корреспонденты Азат Галиуллин ат астына керә.

«Миңа үземне Некрасов поэмасы герое итеп хис итәргә мөмкинлек бирделәр. «Мин чабып барган атны туктаттым!» Тигез булмаган көрәштән соң миңа уколлар кадап, тагын бер тапкыр рус классикасы герое иттеләр. Чехов урамындагы район сырхауханәсенең 6 нчы номерлы палатасына салдылар, — дип яза журналист. — Ат бәреп екканнан соң җиде сәгать үткәч килгән район полициясенә аерым рәхмәт… Ат Сабан туе башланганчы ук килгән иде. Шул рәвешчә ул бу гадәттән тыш хәл булуда оештыручыларны гаепләрләр дигән өмет уята».

Фото: инстаграм

http://www.bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев