Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Самара өлкәсендә җиңел моторлы самолет һәлакәткә очраган

Самолетның хуҗасы һәлак булган.

Якшәмбе көнне Самара янында авариягә очраган җиңел моторлы самолетның очуга рөхсәтен булмаган. Бу хакта Куйбышев транспорт прокуроры ярдәмчесе Владислав Ярополовка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Алдарак төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 13:20 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 12:20 сәгать) Самара өлкәсенең Ставрополь районы Подстепки авылы тирәсендә Як-55 җиңел моторлы самолеты ашыгыч рәвештә төшеп утырган һәм очучысы һәлак булган.

“Һәлак булган очучы самолетның хуҗасы. Самолет законсыз рәвештә Подстепки авылындагы ООО “Химсервис” территориясеннән очып киткән. Прокуратура тикшерү уздыра”, - дип хәбәр итә агентлык.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев