Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Шәмәрдән кешесе Иштуганда яшәүче хатын-кызны буып үтерү белән янаган

Полиция хәбәр итә

 Шәмәрдән кешесе  Иштуган авылындагы йорт чоланында шушы бистәдә  яшәүче хатын-кызны  куллары белән буган,  үтерү белән  янаган.

Полиция  хезмәткәрләре  25 майда  Саба-Сатыш юлында исереклек билгеләре булган килеш автомобиль белән  идарә иткән  Арча районы кешесен тоткарлыйлар.  Ул узган  елда да аек түгел хәлдә руль артына  утырганы  өчен  административ  җаваплылыкка тартылган  булган.

 Түбән Утар  авылы кешесе алдау юлы белән һәм зыян   күрүченең  үзенә ышануыннан  явызларча  файдаланып,  2022 елның  августыннан 2023 елның   апреленә кадәрге  чорда  Байлар Сабасында  яшәүче ир-атның 103240  сум  акчасын  урлаган. Шул  ук  кеше 2023 елның 13-17 маена  кадәр  Байлар Сабасында  яшәүче хатын-кызның да  65200  сум  акчасын үзләштергән.

 Әлеге  фактлар  буенча  җинаять эшләре  кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев