Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Шри-Ланкада кунакханә һәм чиркәүләрдә шартлау вакытында 160 кеше һәлак булган

Католиклар пасхасын бәйрәм итү вакытында Котахен, Негомбо һәм Баттикалоа шәһәрләрендә өч кунакханә һәм өч чиркәүдә алты шартлау була.

Шри-Ланкада кунакханә һәм чиркәүләрдә шартлатулар вакытында 160 кеше һәлак булган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Шангри-ла», «Циннамон Гранд» һәм «Кингсбери» кунакханәлендә, шулай ук Котахен, Негомбо һәм Баттикалоа шәһәрләрендә өч чиркәүдә алты шартлау булган», – дип хәбәр итә РИА Новости.

Шартлатулар католиклар пасхасын бәйрәм итү вакытында була. Якынча мәгълүматларга караганда, шартлаулар вакытында 160 кеше һәлак булган, тагын 360 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

РИА Новости мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар арасында чит ил кешеләре бар. Әмма Россия гражданнары турында мәгълүмат юк.

Гадәттән тыш хәл урыннарында хокук сакчылары эшли, территорияләр әйләндереп алынган. «Коломбо» халыкара аэропортында куркынычсызлык чараларын көчәйткәннәр.
Фото: https://pixabay.com | blickpixel

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев